🎈 Бүген Муса Җәлилнең туган көне.
💥Халыклар дуслыгы йортында герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә бара.
Бәйрәмнең кунагы - татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан.
💥Рафис Корбан Муса Җәлилгә багышланган "Ватан" романын язуы турында сөйләде. Автор:"Муса Җәлилнең өч хатыны һәм өч баласы булган", - дип башлап, тамашачының игътибарын җәлеп итте.
«Муса Җәлил сугышта булудан тыш, аның тормыш юлы да эчтәлекле. Әминә ханым аның өченче хатыны булган, кызы Чулпан — өченче баласы. Аңа кадәр Җәлил ике тапкыр гаилә корган булган. Аның беренче хатыны — Рауза ханым. Алар бергә торып китә алмыйлар, ләкин балалары Альберт туа. Альберт абыйны беләм, ул Казан университетының хәрби кафедрасында укыта иде. Аның ике улы — Альберт һәм Камил, алар — Муса Җәлилнең оныклары. Китап язганда шагыйрьнең оныклары белән очраштым, алардан кызыклы материаллар алдым", - ди ул.
💥Кичәдә шигърият яратучы укучылар, өлкәннәр ике шагыйрьнең дә шигырьләрен сөйләде.
💥 Муса Җәлил һәм Рафис Корбан иҗатларына багышланган әдәби бәйге җиңүчеләре билгеләде, бүләкләнде.
💥Кичәнең икенче өлеше җирле әдибебез Риза Шәфи иҗатына багышланды.
💥Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның туган көне булуын да истә тотып, аның җырларын башкарылды.
